среда, 12 августа 2009 г.

Начар тормыш нәрсәгә китерә?

Тагын бер тапкыр искәртеп үтәргә кирәк: иман кәлимәсен әйтү генә җитми, аны үтәргә дә кирәк. Кеше “Мин мөселман,” – дип әйтсә дә, аның тормышы үзе мәҗүси булу сәбәпле иман кәлимәсе белән тәмамланмаска мөмкин; нәтиҗәдә, кеше имансыз булып үлә.

суббота, 27 июня 2009 г.

Интернет-радио яңадан эшли башлады!

Әлһәмдүлилләһи Раббил гәләмин! Вәссәләтү вәссәләму галә расүлинә Мухаммәдин вә галә алиһи вә әсхәбиһи әҗмәгин!

Тәүлегенә 24 сәгать вәгазь сөйләүче Ислам интернет-радиосы яңадан эшли башлады. Тыңлагыз, нәсихәтләнегез...
Ничек тыңларга?
Безнең радиотапшыруларны интернет аша туры эфирда тыңлау өчен, сезнең компьютерда WinAmp яки JetAudio плеерлары куелган булырга тиеш. “Туры эфир” юлламасы аша күчкәндә, әлеге плеерлар автомат рәвештә ачылып, уйный башлый.
Моннан тыш, безне сайтта өстәрәк урнаштырылган Windows Media Player аша да тыңларга мөмкин.
Өченче ысул: “WinAmp” программасында: Воспроизвести -> адрес URL ("Ctrl+L") командасы аша күчеп, http://89.111.189.3:6775 адресын ачырга.

пятница, 17 апреля 2009 г.

Аятел-Көрси һәм аның фазыйләтләре

И, иман китерүчеләр, Аллаһтан куркыгыз, Аңа тәкъва булыгыз һәм белегез: дөнья вә ахирәт бәхетенең нигезе — Аллаһтан куркуда, Аңа тәкъва булуда. Ә тәкъвалык ул Аллаһтан ирешкән нур (Коръән һәм сөннәттән килгән дәлилләр) аша Ул кушканнарга буйсыну һәм моның өчен биреләчәк җәзадан куркып гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. И, иман китерүчеләр, безгә, Үз колларына, Коръәни Кәрим иңдереп, Аллаһы Тәгалә чиксез рәхимлек кылды. Чөнки Ул, хикмәт иясе, аның аркылы безгә шифа табу һәм дөнья вә ахирәттә бөеклеккә ирешү юлларын ачты. 

суббота, 16 августа 2008 г.

Интернет-телеканал эшли башлады!

Әлһәмдүлилләһи Раббил гәләмин! Вәссәләтү вәссәләму галә расүлинә Мухаммәдин вә галә алиһи вә әсхәбиһи әҗмәгин!

Тәүлегенә 24 сәгать эшләүче Ислам интернет-телеканалы эшли башлады. Карагыз, тыңлагыз, нәсихәтләнегез...
Ничек карарга?
Безнең телетапшыруларны интернет аша туры эфирда карау өчен, “Туры эфир” юлламасы аша күчегез.
Моннан тыш, безне сайтта өстәрәк урнаштырылган Mogulus тәрәзәсе аша да карарга мөмкин.
Өченче ысул: http://www.mogulus.com/algaislam адресын ачарга.

среда, 12 марта 2008 г.

Исламда хатын-кыз мәсьәләсе.

Кешеләр гаделсез рәвештә Шәригат кануннарын кайбер надан мөселманнар фикере һәм билгеле бер халыкның горыф-гәдәтләре вә йолалары белән бутыйлар.
Хак Дин Ислам бу ялган һәм яла ягудан өстен.
Шушы язмада без, Аллаһу Тәгалә теләсә, күп кенә ялгыш фикерләрне кире кагарга тырышырбыз… 
Иң киң таралган ялганның берсенә ачыклык кертик.