среда, 12 августа 2009 г.

Начар тормыш нәрсәгә китерә?

Тагын бер тапкыр искәртеп үтәргә кирәк: иман кәлимәсен әйтү генә җитми, аны үтәргә дә кирәк. Кеше “Мин мөселман,” – дип әйтсә дә, аның тормышы үзе мәҗүси булу сәбәпле иман кәлимәсе белән тәмамланмаска мөмкин; нәтиҗәдә, кеше имансыз булып үлә. Әйтик, кеше Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтисе урынга, игътибарын башка әйбергә ныграк юнәлтә икән, шул үлгәндә иман кәлимәсен әйтәсе урынга, шул “ялган иләһен” искә төшерә. Мәҗүсиләр ияргән бу объектлар потлар гына түгел, ә башка мәхлүкләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, феодализм тарафдары: “Бакчада шулай эшләгез,” – дигән сүзләр белән үлә; капитализм тарафдары үлгәндә: “Бу килешү бик файдалы,” – ди; өченче мәҗүси әйтә: “Соры сыер,” аракы тарафдары әйтә: “Үзең эч һәм миңа да 100 грамм салып бир;” шахмат колы: “Сиңа шах,” – ди һәм үлеп китә; музыкага гыйбадәт кылучы: “Тра-ля-ля, тра-ля-ля,” – дигән сүзләр белән үлә; намазга караганда башканы ныграк сөюче: “Мин намаз укымадым, шуңа “Лә иләһә илләллаһ” кәлимәсен әйтә алмыйм,” – ди.
Аллаһы Тәгалә мондый хәерсез үлемнәрдән сакласын иде. Әмин.
Рөстәм Хаҗиев