суббота, 27 июня 2009 г.

Интернет-радио яңадан эшли башлады!

Әлһәмдүлилләһи Раббил гәләмин! Вәссәләтү вәссәләму галә расүлинә Мухаммәдин вә галә алиһи вә әсхәбиһи әҗмәгин!

Тәүлегенә 24 сәгать вәгазь сөйләүче Ислам интернет-радиосы яңадан эшли башлады. Тыңлагыз, нәсихәтләнегез...
Ничек тыңларга?
Безнең радиотапшыруларны интернет аша туры эфирда тыңлау өчен, сезнең компьютерда WinAmp яки JetAudio плеерлары куелган булырга тиеш. “Туры эфир” юлламасы аша күчкәндә, әлеге плеерлар автомат рәвештә ачылып, уйный башлый.
Моннан тыш, безне сайтта өстәрәк урнаштырылган Windows Media Player аша да тыңларга мөмкин.
Өченче ысул: “WinAmp” программасында: Воспроизвести -> адрес URL ("Ctrl+L") командасы аша күчеп, http://89.111.189.3:6775 адресын ачырга.

Комментариев нет: