пятница, 17 апреля 2009 г.

Аятел-Көрси һәм аның фазыйләтләре

И, иман китерүчеләр, Аллаһтан куркыгыз, Аңа тәкъва булыгыз һәм белегез: дөнья вә ахирәт бәхетенең нигезе — Аллаһтан куркуда, Аңа тәкъва булуда. Ә тәкъвалык ул Аллаһтан ирешкән нур (Коръән һәм сөннәттән килгән дәлилләр) аша Ул кушканнарга буйсыну һәм моның өчен биреләчәк җәзадан куркып гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. И, иман китерүчеләр, безгә, Үз колларына, Коръәни Кәрим иңдереп, Аллаһы Тәгалә чиксез рәхимлек кылды. Чөнки Ул, хикмәт иясе, аның аркылы безгә шифа табу һәм дөнья вә ахирәттә бөеклеккә ирешү юлларын ачты. 

“Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез...” Исра, 82
"...Ул Коръән, иман китергән хак мөэминнәргә ыша¬нычлы туры юлдыр, вә күңелдәге мөшриклек, монафикълык, вә наданлык чирләренә шифадыр...” Фуссиләт, 44
“...Ий, кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күңелдәге имансызлык, надан¬лык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган ке¬шеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт...” Юныс, 57
“Бу Коръән Кәрим, аның белән гамәл кыйлучыны, әлбәттә, бик таза вә куәтле, вә иң туры юл¬га күндерер, вә Ул Коръән аның белән гамәл итеп, изге эш¬ләрне эшләүче мөэминнәрне сезгә ахирәттә бөек дәрәҗәләр вә җәннәтләр булыр, дип шатландырадыр...” Исра,9
Һәм мондый мәгънәдәге аятьләр бик күп, ләкин, и, Аллаһ коллары, Коръәни Кәримдәге бер аять үзенең бөеклеге, мәгънәсе, Исламда тоткан урыны һәм Тәүхидне, ихласлыкны, Аллаһка тиңдәш кылудан сак булуны җиренә җиткереп аңлатуы белән башка аятьләрдән аерылып тора. Һәм бу аять — Аятөл-Көрси. Аны Аллаһның илчесе с.г.в. :“Коръәндәге иң бөек аять” — дип атады. “Сахих Мөслим” хәдисләр җыентыгында китерелгәнчә: Үбәй ибн Кәгъба (А.а.р.б) әйтте: Аллаһ илчесе с.г.в. миннән “И, Әбү Мүнзир, Аллаһның бөек китабы Коръәни Кәримдә кайсы аять иң бөекләрдән санала?” — дип сорады. Мин җавап бирдем: “Аллаһ һәм Аның илчесе яхшырак белүчеләр”. Аллаһ илчесе соравын янә кабатлагач кына, мин: “Аллаһ — Аннан башка гыйбадәткә лаеклы башка иләһ юк. Ул — Тере һәм тереклекне Саклаучы. Ул йокыга һәм ял итүгә мохтаҗ түгел...” (Бәкарә сүрәсе, 255) — дип җавап кайтардым. Шуннан соң Аллаһ илчесе минем күкрәккә төртеп, әйтте: “Аллаһ белән ант итеп әйтәм, син шушы белемең белән куанучылардан булырсың!..” (ягъни, “сиңа файда китерәчәк Аллаһу Тәгаләдән килгән шушы белемең белән котлыйм.”)
Уйлап кына карагыз, сәхәбәләр Коръән аятьләрен ничек яхшы аңлаганнар. Шул ук Үбәй Аллаһ илчесенә с.г.в. җавап итеп 6 мең аять арасыннан нәкъ шушы аятьне атады. Һәм бу, и, Аллаһ коллары, безгә сәхәбәләр күңелендә Бераллалыкның тоткан урынын күрсәтә, чөнки Аллаһ илчесе с.г.в. Коръәни Кәримдәге иң бөек аять турында сорады, ә бу сәхәбә нәкъ менә Тәүхидне, аның аңлатмасы, дәлиле һәм хаклыгы турындагы аятьне атады. Шуңа да күпчелек галимнәр, Аллаһ алардан разый булсын, бу аять турында сөйләгәндә: “Чынлыкта, Аятөл-Көрсидә Бераллалыкны аңлату, аны дәлилләү һәм хаклыгын исбатлау бергә тупланган, ә башка аятьләрдә алар аерым килә”, — дип аңлата. Шунлыктан, Аятөл-Көрсинең бөеклеге — Коръәни Кәримнең башка аятьләрендә бер урында килмәгән Тәүхидне дәлилләү һәм аңлату бер аятьтә туплануда.
И, Аллаһ коллары, әлеге аятьнең бөеклеге хакында пәйгамбәребездән с.г.в. килгән хәдисләр дә җитәрлек. Әлеге хәдисләрдә бу аятьне иртән һәм кичен күп тапкырлар кабатлау кирәклеге хәбәр ителә. Алай гына да түгел, Аллаһ илчесе с.г.в. безгә бу аятьне көндез һәм төнлә сигез тапкырдан да артык кабатларга өнди: ике тапкыр иртән һәм кичен, бер тапкыр йокларга ятар алдыннан һәп биш тапкыр һәрбер фарыз намаздан соң. Һәрбер намаздан соң уку хакында Әбү Умәмә Бәхили, Аллаһ аннан разый булсын, җиткергән хәдистә хәбәр ителә: Аллаһ илчесе с.г.в. әйтте: “Аятөл-Көрсине һәрбер фарыз намаздан соң укучыга җәннәткә керергә үлеменнән кала бернәрсә дә комачаулый алмас.”
Йокыга ятыр алдыннан укуга килгәндә, бу хакта “Сәхих Бохари” хәдисләр җыентыгында Әбү Һүрайрадан килүче хәдистә хәбәр ителә. Анда Аятөл-Көрсине йоклар алдыннан укучыны Аллаһу Тәгалә уянганчы шайтаннан саклаячагы турында сөйләнә. Иртән һәм кичен укуга килгәндә, моңа дәлил “Сунан Насаи” һәм “Мугҗән Табарани Кәбир” җыентыкларында Үбәй ибн Кәгъба хәбәр иткән хәдистә килә. Анда Аятөл-Көрсине иртән укучы кичкә кадәр, ә кичен укучы иртә беләнгә кадәр шайтаннан имин булыр, диелә.
Димәк, менә ул — мөселманга Аятөл-Көрсине уку файдалы булган сигез төрле вакыт: иртәнге һәм кичке зикерләрдә, һәрбер фарыз намаздан соң һәм йокларга ятыр алдыннан. Ләкин, и, Аллаһ коллары, бу аятьне кабатлау, анда тупланган бөек мәгънәне аңлаган хәлдә генә файда китерәчәк, ә гади генә, мәгънәсенә төшенмичә кабатлаудан файда аздыр.
Аллаһ Тәгалә әйтә:
Мөхәммәд, 24
“Ни өчен күп кешеләр Коръәннең мәгънәсен фи¬керләп, уйлап карамыйлар?..” Ниса, 82
... Сад, 24
“Ул – Аллаһ тергезер, вә үтерер, әгәр Ул бер эшне булдырырга теләсә, фәкать "Бул" дип кенә әйтүдер, ул нәрсә бар булыр”. Мөэмин, 68
Бу аятьләр тулаем Коръән турында. Ә Коръәни Кәримдәге иң бөек аять турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә мөселманнарга бу аятьне мәгънәсен уйламыйча кабатлау өлеше белән генә чикләнергә кирәкми.
И, Аллаһ коллары, чыннан да, әлеге бөек, мәшһүр аять тирән мәгънәгә һәм без ашкынырга тиеш булган әйбер – Тәүхид, Аллаһу Тәгаләгә һәм Аның диненә карата ихлас булу һәм бар гыйбәдәтне Аңа гына юнәлтергә этәрә. Ул Бераллалыкны исбатлаудан башланып китә. Аллаһу Тәгаләдән башка безнең гыйбәдәткә лаеклы бүтән берни дә юк. Аллаһка тиңдәш кылудан, кече һәм зур ширектән сакланырга кирәк. Шунсыз Тәүхид була алмый. Һәм бу сүзләрдә күренгәнчә, Бераллалык, Тәүхид ике өлештән тора: кире кагу һәм кабул итү. Аллаһтан кала башка әйбергә табынырга мөмкин икәнлеген кире кагу һәм буйсынган хәлдә, ялварып вә бирелеп, Аннан әҗер һәм гафу итүен өмет итеп, бары бер Аллаһка гыйбәдәт кылырга тиеш икәнен кабул итү. Бу—Аллаһның Үз колларына карата хокукы һәм моңа башка беркемнең дә бернинди дә өлеше юк. Бу аятьтә бер Аллаһка гына гыйбәдәт кылырга тиешлегенә уннан артык дәлил бар.
Алар арасында: “Аллаһ — Тере...” Әйе, Аллаһ коллары, Ул – Тере, барлык кимчелекләрдән пакъ, Чиксез гомер Иясе. Ул беркайчан да юктан барлыкка килмәгән һәм беркайчан юкка да чыкмаячак, Аңа авыру, картлык, йокы килү кебек бернинди кимчелек тә тәэсир итми. Санап үтелгән сыйфатлар иясе Аңа гына буйсынуга лаек түгелмени? Ә башкалар... Кем исән – шул үләчәк, кайчандыр яшәгән икән – инде үлгән, яки бөтенләй тере түгел, исән булмаган берәр әйбер — алар безнең берәр төрле гыйбәдәтебезгә лаек була аламы?
Шулай ук Аллаһу Тәгалә Үзен: “...бөтен нәрсәгә Хуҗа...”—дип тасвирлый. Ул беркемгә дә мохтаҗ түгел, киресенчә, без барыбыз Аңа мохтаҗбыз. Мондый сыйфатка ия булучы безнең гыйбәдәткә лаек булмыймы?
Шулай ук Ул Үзен: “...картлык та, йокы да, тәэсир итми...” – дип тасвирлый. Пәйгамбәребездән с.г.в. килгән хәдистә дә, Аллаһ илчесе: “ Чынлыкта, Аллаһ йокламый, Аңа йоклау хас түгел. Ул көн башланганчы колларның төнлә кылган гамәлләрен, төн башланганчы, көндез кылган гамәлләрен үлчи,”— дигән.
Шулай ук Аллаһ Үзен: “...җир һәм күкләр Хуҗасы” — дип тасвирлый. Җирдәге һәм күкләрдәге бар нәрсә – Аллаһу с.в.т неке, барысы да Аның кодрәтенә буйсына. Мондый сыйфатка ия булучы безнең гыйбәдәткә лаек түгелмени? Һәм Аллаһ икенче аятьтә Аңа тиңдәш кылу, ягъни ширекнең мәгънәсезлегенә ишарә итеп, әйтә:
“Ий, Мөхәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Ал-лаһудан башка Илаһә тоткан сыйларыгызны чакырыгыз ярдәмгә, ул сыннарыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдай һич Илаһәләре юк¬тыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.” Саба,22
... Зумар,44
Шулай ук Аллаһ Үзенең һәрбер әйбердән хәбәрдар булуын тасвирлый: “...Ул киләчәкне һәм үткәнне белүче...” Бу сүзләр белән Аның Гыйлеме үткәнне дә, киләчәкне дә колачлавы исбатлана. Чөнки Ул нәрсә булганын, нәрсә бар һәм нәрсә булачак икәнен, хәтта берәр нәрсә булмый калып та, әгәр булса – ничек, ни рәвешле булыр иде икәнен белүче. Аллаһу Тәгаләнең Гыйлеме барын да колачлый. Ул һәр нәрсәнең төгәл санын белә, чөнки Ул бу әйберләрне юктан бар кылган.
“Әллә Үзе халык кылган күкрәкләрне, вә күңелләрне белмәсме? Вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белеме илә чорнап алучы, вә бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар.” Мулк,14.
Ә без Аның коллары зәгыйфь, сай белемле, Аллаһ өйрәткәнне генә белә алабыз. (“Алар гыйлемнәрнең Аллаһ өйрәткәнен генә беләләр...”)
И, Аллаһ коллары, безгә аз гыйлем бирелгән һәм ансы да Аллаһ рәхмәте генә...
Шулай ук Аллаһ Үзенең Бөеклеген исбатлаучы нәрсә – Гаршен тасвирлый: “... Аның Гарше җир вә күкләрне колачлый...”
Әбу Заррдан килеп ирешкән хәдистә пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Җиде кат күк һәм җиде кат җир Аллаһның Гаршендә чүл уртасында ятучы кечкенә балдак кебек, ә Гаршенең бөеклеге шул чүл кадәр.”
Хәзер уйлап карагыз инде, и, Аллаһ коллары, юктан бар кылган нәрсәләре шундый бөек булган, аларны һәлак кылучы нинди!
Алга таба Аллаһу Тәгалә: “... боларны саклап тору Аңа авыр түгел...” – ди. Һәм бу Аллаһның Бөеклеге: Аңа җир вә күкләрне саклап тору һич авыр түгел. ...Фатыйр, 41.
И, Раббым, Синең китабың һәм пәйгамбәренең с.г.в. сөннәтенә туры килүче хәерле гамәлләр кылырга насыйп ит. Безгә карап узган бөек аять – Аятел-Көрсидән алган белемебезне гамәлгә ашырырга ярдәм ит. Һәм Аллаһтан үземә, сезгә һәм барлык мөселманнарга һәрбер гөнаһтан гафу итүен сорыйм. Сез дә сорагыз, чөнки Ул – Гафу Итүче, Рәхимле.
И, Аллаһ коллары, ялгыз булганда да, җәмәгатьтә чакта да, сезне Күрүче һәм Ишетүчедән курыккандай куркыгыз!
Дөреслектә, иман китерүчеләр, кайда булуларына карамастан, гамәлләрен сөннәт һәм Пәйгамбәребез с.г.в. юлы буенча кылып, дингә кертелгән яңалыклар һәм шундый яңалык кертүдән сак булуга мохтаҗ. Чөнки Аллаһ илчесе с.г.в. һәр җомга хөтбәсендә: “ Иң яхшы сүзләр – ул Аллаһ сүзләре, иң яхшы юл – Аллаһ илчесе с.г.в. юлы, иң начар эш – дингә кертелгән яңалыклар. Һәрбер шундый яңалык – ул бидгәть, ә һәрбер бидгәть – адашу, ә һәрбер адашу – утта.” – дия иде. Һәм бу сүзләр безнең бар гамәлләребезне, Аллаһка якынаерга теләгән һәрбер гыйбадәтебезне Аллаһ илчесе с.г.в. сөннәте белән чагыштырып карарга кирәклегенә этәрә. Пәйгамбәребез с.г.в. бу гамәлне кылдымы, бу гыйбадәтне башкардымы? Юк икән, күңелебез ничек кенә тартылса да, безгә бу эшне калдыру тиеш була. Һәрбер мөселманга йөрәген сөннәт белән бәйләү, Аллаһ илчесе с.г.в. юлы буенча атлау кирәк. Аның с.г.в. бу хактагы сүзләрен искә төшерегез: “Кем дә кем диндә бездән хәбәр килмәгән берәр эш эшләсә, ул аннан кабул булмаячак.”
Аллаһтан Аның искиткеч исемнәре һәм бөек сыйфатлары белән ялварып сорыйм: безгә сөннәткә иярергә һәм кешеләрнең иң хәерлесе – Мөхәмәд ибн Габдиллә юлыннан атларга насыйп кыл, дингә кертелгән яңалыклардан һәм адашулардан сакла! Дөреслектә, Син – Күрүче һәм Ишетүче. Сиңа без иярдек һәм Синнән генә ярдәм өмет итәбез, и Раббым... 

Комментариев нет: