среда, 12 марта 2008 г.

Исламда хатын-кыз мәсьәләсе.

Кешеләр гаделсез рәвештә Шәригат кануннарын кайбер надан мөселманнар фикере һәм билгеле бер халыкның горыф-гәдәтләре вә йолалары белән бутыйлар.
Хак Дин Ислам бу ялган һәм яла ягудан өстен.
Шушы язмада без, Аллаһу Тәгалә теләсә, күп кенә ялгыш фикерләрне кире кагарга тырышырбыз… 
Иң киң таралган ялганның берсенә ачыклык кертик.



1.“Ислам хатын-кызларны кысырыклый!..”диләр.Җавап: Исламда һәм Аллаһ каршында ир-ат һәм хатын-кызның дәрәҗәсе бертигез, һәм бу дәрәҗә аларның изге гамәлләре белән генә билгеләнә.“...Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәттә хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез...”
Нәхел(бал корты)сүрәсе,97аять.

2.“Исламда хатын-кыз үз малыннан ирекле файдалана алмый икән!..”
Кире кагу: Хатын-кыз үз малыннан ирекле файдалана: сата, сатып ала, бүләк итә, биреп тора ала. Киресенчә,бу малдан аның ире һәм гомумән бер туганы да рөхсәтсез файдалана алмый.
3. “Исламда кызларны көчләп көяүгә бирәләр ди...”
Җавап: Берәү дә хатын-кызны үз теләгеннән тыш кияүгә бирә алмый. Ул кияүгә үзе теләп кенә чыга ала.
4. “Хатын-кызлар хиҗәб киеп(яулык бәйләп, киенеп) йөрергә тиеш диләр, бу бит аларның иреген чикләү!..”
Җавап:
 Киенеп йөрергә әмер итеп, Аллаһ хатын-кызга тыйнак һәм килешле өс-баштан йөрүне йөкли. Бу исә аларны чит ирләрнең оятсыз карашларыннан, шәһвәтләнүеннән һәм нәтиҗә буларак аларга бәйләнүеннән саклый. Алай киенеп йөрүләре соңгы чиктә иң хәерлесе булып кала.
5. “Ислам күпхатынлылыкны рөхсәт итә, ә бу— гаделсезлек!..”Җавап: Беренчедән, Ислам хатыннар санын дүрт белән чикли:“...күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр итеп...”Ниса (хатын-кыз)сүрәсе,3аять.
Ләкин Ислам барлык хатыннар арасында гаделлек урнаштыра алган очракта гына 4 хатынга кадәр өйләнүне рөхсәт итә. Ә гаделлек була алмаган очракта хатын берәү генә булса хәерле:
“...әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать бергә генә никахланыгыз...”Ниса (хатын-кыз) сүрәсе,шул ук аять дәвамы.

Шулай итеп, Исламда күпхатынлылык — төрле тормыш ситуацияләрен көйләүче рөхсәт ителгән искәрмә буларак кына кулланыла. Мәсьәлән, сугыш нәтиҗәсендә ирләр саны кимесә—хатыннарны, хатыны авыру, бала таба алмас булса—ирләрне гөнаһ кылып йөрүдән саклау өчен.