четверг, 7 февраля 2008 г.

Сез ширккә мохтаҗмы?

Санап узган гәмәлләр кече һәм зур ширеккә китерергә мөмкин. Игътибарлы булыгыз!
1. Күз тидеме икәнне белү өчен күрәзәчеләргә, багучыларга бару. Аларга кызык өчен генә бару да кырык көнлек гамәлне юкка чыгара. Мондый кеше-ләргә йөрүче ширек гамәлен кылган була. Тәүбә итеп төзәлмәсә, мөшрикләрдән китә.
2.. Бөтиләр тагу. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Бөти тагучы - мөшрик».


Коръән аятьләре язылган бөтиләр тагуның хөкеме ничек дигән сорауга Шәех Габделгазиз бине Баз болай дип җавап бирә: «Бөтиләр тыелган. Чөнки, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Бөти таккан кешенең эшләренең ахырын хәерсез кылсын, үзенә кабырчык таккан кешене Аллаһ озатмасын!»

Әгәр кәгазьгә Коръән аятьләрен язып аны яхшылап төреп тагылса да, аны Ислам галимнәре рөхсәт итмәгән. Дәлилләре:


1) Бөти тагу ширек дигән хәдистә, Коръән хакында бер сүз дә аерып әйтелмәгән. Шуңа күрә барча бөтиләр дә хәрам хөкеменә кертелә.
2) Хәрам тылсымны тагуга бер сәбәп була. Әгәр кешеләр мөселманнарның Коръәннән булган бөтине такканын күрсәләр: «Кара әле, мөселманнар бөти тагып күз тиюдән сакланалар», — дип әйтеп, алар да хәрамнан булган бөтиләрен тага башлаулары мөмкин, чөнки алар мөселманнар муенына эленгән бөтиләрне ачып тикшереп йөрмиләр бит. Мөселманнар да бөтен җирдә бу бөти Коръәннән дип кычкырып йөрмиләр.
3) Коръән белән бәдрәфкә керергә ярамый. Әгәр дә бөти эчендә Коръән, яисә сүрәләр булса, ул аны үзеннән калдыра алмый, үзе белән алып керергә мәҗбүр була.
6. Күз тиюдән саклый дип балаларга һәм үзеңә төрле нәрсәләр тагу.
Рувайфигъ (р.г.): «Миңа Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Әй Рувайфигъ, шаять ки синең гомерең озын булыр, син кешеләргә: «Кем күз тиюдән сакалын төен ясап төенләсә, яисә муенына бөти такса, яисә хайван тизәге белән яки сөяк белән истинҗа кылса, дөреслектә, Мөхәммәд аңардан ерак, аңарга ачулы һәм аңардан бизгән, дип хәбәр бир», -дип әйтте».

«Мәгънәсе булмаган яки мәгънәсе аңлашылмаган сүзләр белән сыену, күз тимәсен өчен, шуның өчен, моның өчен дип, теләсә нәрсәләр асып, бәйләп куюлар һәм ирләр каршында сөекле булу уе белән хатыннар тарафыннан шундый нәрсәләр ясатулар барысы да ширек булалар».
7. Өйгә, машиналарга һәм хайваннарга дага һәм эченә күз рәсеме төшерелгән кул шикелле нәрсәләр элү. Юк-барга ышанучы кайберәүләр фикеренчә, кул-ның биш бармагы «Фәләкъ» сүрәсенең биш аяте, ә күз көнченең күзе имеш.
8. Бүлмәләрне ыслау һәм яңа өйнең почмакла-рына тоз сибү. Шулай итеп шайтанны куа, имеш.
9. Күз тимәсен дип сабыйның маңгаена буяу белән миң ясау.
10. Бакчага, иген кырларына, юллар чатына хайван башлары элеп кую.


Күрәзәче һәм юраучыларга бару.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, шул кешенең кырык көн намазы кабул булмас».
«Кем дә булса юраучы яки күрәзәче янына ба-рып, аның сөйләгәненә ышанса, Мөхәммәдкә иңде-релгәнгә кяфер булыр».
Сораучының хәле шундый булса, соралганның хәле нинди булыр?
«Гайшә анабыз әйткән: «Пәйгамбәрбез галәйһиссәләмнән күрәзәче турында сорасалар, «Юк нәрсә», — дип җавап бирә иде. Кайбер чакта күрәзәче сөйләгән сүз дөрес булып чыгуы телгә алынганнан соң ул: «Анысы җен урлап төшкән һәм дустына тапшырган бер хак сүз. Ул аңа өстәп тагын йөз ялган сүзне катнаштырып сөйли», — дип әйтә иде».
«Эт бәясе — пычрак, фәхишә мәһере — пычрак, күрәзәчегә түләнгән мал — пычрак».
Астрологка яисә ташлар атып, уклар ыргытып, комга сызыклар сызып һәм багуның башка төрләрен эшләүчегә түләнгән маллар — хәрам. Бу хөкемне галимнәрнең күпчелеге раслаган.
Әбү Бәкернең колы булып, ул аның кәсеп иткән малыннан ашый торган булган. Беркөнне шул кол ризык алып кайтып, Әбү Бәкер ашагач, колыннан: «Бу нинди ризык?» — дип сораган. Колы: «Мин Исламга хәтле бер кешегә юраган идем. Ләкин мин күрәзә-челек итә белми идем, ялган сүз сөйләдем. Шул кеше мине күреп, юраган өчен түләде». Моны белгәч, Әбү Бәкер бөтен ашаганын коскан.
Хакимлек итә торган кеше астрологлар, күрәзә-челәр һәм шуның ише эшләр белән шөгыльләнүче-ләргә каршы көрәш алып барып, аларны бетерергә тырышырга тиеш. Ә хәрам булганын белеп тә бете-рергә тырышмаган кешегә Коръәннең әлеге аяте туры килә:
«Алар үзләре кыла торган эшләрдән, батыл игътикадлардан бер-берсен тыймадылар. Аларның эшләгән эшләре нинди яман!» («Мәидә»: 79.)


Күрәзәчеләр һәм юраучыларның төрләре

Коръәннән һәм сөннәттән булмаган эшләрне эшләүчеләр берничә төрле булалар.
1. Алдаучы, ялганчылар. Алар — үзләрнә җеннәр буйсынганын әйтүчеләр. Болар каты җәзага лаек. Ә әкиятләргә таянып, үз-үзләрен пәйгамбәр дип ялганлаучылар, яки шәригатьтәге берәр нәрсәне үзгәртүгә чакыручылар үлемгә лаек.
2. Бик тырышып җитди нәрсә эшләгәндәй сөйләп, ә чынлыкта сихернең берәр төрен кулланучы.
Сихерченең хөкемен билгеләгәндә галимнәр барысы да аның үлем җәзасына тартылырга тиешле-ген әйтәләр. Әмма тәүбәгә китерелүе һәм көферлеге турында карашлары аерылды. Имам Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбенең карашы бер — әгәр сихерче сихере белән кешене һәлак иткән икән — ул үлем җәзасына, һәлак итмәгән очракта башка җәзага тартыла.
3. «Шайтаннар белән булган хәлләрне һәм яшерен нәрсәләрне беләбез, гадәттән тыш эшләр башкара алабыз, шуңа күрә без Аллаһының әүлияләре», — дип сөйләп йөрүчеләр.
Дөреслектә, мондый кешеләр шайтанга ияргәннәр һәм аларның яшеренне белүче дигәннәре җеннәр. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Дөреслектә, кеше затыннан булган ирләр җен затыннан булган ирләргә сыгына иделәр. Ул кешеләр шул җеннәргә ахмаклыкны арттырдылар». («Җен»: 6.)
Чөнки гарәпләрнең шундый гадәтләре бар иде: әгәр берсе буш, кеше булмаган урында кунасы булса: «Бу урынның иң көчлесенә яманнардан сыгына-мын», — дип әйтә һәм курыкмыйча төн чыга иде һәм «Җеннәргә сыгынабыз», — дип ахмаклыкны арттыр дылар. Биредә «ахмаклык» гөнаһ, бозыклык, яман-лык мәгънәсендә. Җеннәр «Кешегә һәм җенгә солтан булдык», — дип тәкәбберләнәләр иде. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә кешеләрне һәм җеннәрнең һәммәсен бер урынга җыяр һәм әйтер: «Әй җен таифәсе! Үзегезгә ияртеп күп кешеләрне аздырдыгыз». Җеннәргә дус булган кешеләр әйтер-ләр: «Әй Раббыбыз, без бер-беребездән файдалан-дык, ягъни җеннәр безне аздырып теләкләренә ирештеләр, без аларның вәсвәсәсе белән гөнаһлы эшләрне эшләп нәфесләребез теләгәнне үтәдек һәм шул рәвештә яшәгән хәлдә син билгеләгән әҗәллә-ребезгә ирешкәнебезне аңламадык...» («Әнгам»: 128.)
Кешенең җеннән файдалануы — җеннең кеше хаҗәтләрен үтәве, әмерләренә буйсыну, яшерен булган нәрсәләр турында хәбәр бирүе. Ә җеннең кешедән файдалануы кешенең аны олылавы, аннан ярдәм соравы, аңа ялваруы, буйсынуы.
Файдалы искәрмәләр
Бик күп чирләрдә шайтаннарның аралашуы зур роль уйный. Кайбер чирләр җеннәр тарафыннан элә-гә. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Минем өммәтемнең таркалуына сәбәпләр-нең берсе - җеннәрдән булган дошманнарыгызның сугуы - пычак белән һәм чума, һәр икесендә -шәһит үлеме».
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хатынның вакытсыз кан күрүен болай дип атаган: «Шайтан суккан». Беркөнне Габдуллаһ бине Мәсгуд хатыны Зәйнәпнең муенына бәйләнгән җепне күреп ни өчен бәйләгәнен сорый. Зәйнәп: «Бу җепкә әфсен укылган, ул миңа ярдәм итә», - ди. Габдуллаһ җепне тартып өзә дә: «Габдуллаһның гаиләсе ширеккә мох-таҗ түгел. Мин Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең: «Әфсеннәр, тылсым һәм бөтиләр -ширек», дип әйткәнен ишеттем», - ди. Зәйнәп акла-нып әйтә: «Күзләрем эренләгәч бер яһүдигә барган идем. Ул шул җепкә әфсен укып бирде дә эрен туктады». Ибне Мәсгуд: «Чынлыкта сиңа ул чирне шайтан китергән, син әфсенне кигәч (ширек кылдыргач), үзе үк чирне туктаткан».