четверг, 17 января 2008 г.

Ислам китапларын яндырыр вакытмы?

29 декабрь көнне, 2007 елның соңгы эш көнендә, Федераль регистрация хезмәте тыелаган Ислам әдәбиятының яңартылган исемлеген чыгарды.
Алар арасында «Жизнеописание Пророка (да благословит его Аллах и приветствует)», «Личность мусульманина в том виде, который стремится придать ей Ислам с помощью Корана и сунны», «Основы ислама» һәм башкалар, барысы 16 китап.


Шуны әйтергә кирәк, әлеге китаплар, күбесенчә, гәрәп илләре акчасына һәм гәрәп авторлары тарафыннан язылган. Арасында хаҗга баручыларга һәм Россия мәчетләренә бушлай өләшенгәннәре дә бар. Хөкүмәт эчтәлеген карап-нитеп тормыча гына, гарәп илләренә катнашы булган мондый китапларга тыю куя башлады, күрәсен. Бу китаплар ун, хаттә йөз мең руссияленең өендә саклана, югыйсә. Ә закон буенча шундый бер китапны саклау гына да, корал яки наркотиклар саклау белән тиң була!
Моңа кадәр экстримистик китаплар исемлегенә 79 әсәр кергән. Әлбәттә инде аларның күбесе Исламга кагылышлы. Күпчелек китапларның ни тулы исеме, ни авторы, ни нәрсәгә тыелганлыгы билгесез. Ә бу үз чиратында “антиэкстримистик эшчәнлек” өчен зур мәйдан ача.
Ә Аллаһтан түгел, законнан куркучы “гади мөселманнар” алдында туучы проблема тагы да катлаулы: тыелган китапларны нишләтергә, яндырыргамы?
Россия мөселманнары шурасы рәисе урынбасары, Идел буе диния нәзарәте рәисе Мөккаддәс Бибарсов фикеренчә, әлеге чаралар фашистик Германия заманын, хаттә урта гасырдагы Европа чиркәү инквизициясен хәтерләтә. Ул заманнарда да бит китапларны яндыру белән мавыга торган булганнар.
P. S. Америка экспертлары исә террор тудырырга сәләтле авторлар исемлегенә аз да түгел, күп тә түгел, ә имам Бухарины да керткәннәр. Чиратта пәйгамбәребез с. г. в. булмасмы?!!

Комментариев нет: