четверг, 27 сентября 2007 г.

Коръән ятлау турында...

Рамазан ае—Коръән ае. Бу айда Коръән иңә башлый. Мөселманның Аллаhка карата мәхәббәте Аның китабына карата мәхәббәтеннән чыгып билгеләнә. Аллаhу Тәгаләнең рәхмәтен өмет иткән hәр кеше бу айда кулына Коръән китабын ешрак алырга тиеш.



Рамазан аенда Коръән уку башка айларга караганда күпкә саваплы. Ә ятлау—тагын да саваплырак.
Тулы Коръәнне ятлап чыгу өчен безгә күпме вакыт кирәк булыр иде икән? Чыннан да, күпме вакыт кирәк булыр иде?

  • Көнгә 1 аять ятлаганда— 17 ел 7ай 9 көн.
  • Көнгә 2 аять ятлаганда— 8 ел 9ай 18 көн.
  • Көнгә 3 аять ятлаганда— 5 ел 10ай 13 көн...
  • Көнгә 10 аять ятлаганда— 1 ел 9ай 3 көн.
  • Көнгә 20 аять ятлаганда—10 ай 16 көн.
Иң озын юл да беренче адымнан башлана бит!.. Уңышлар!