Телефоннан сөйләшү әдәбе
Телефон—Аллаһу Тәгалә нигъмәтьләренең берсе. Ул безнең вакытыбызны яңга калдыра, шуңа күрә аны кирәкмәгән максатларда файдаланмау хәерле.
Телефоннан сөйләшү әдәбе буенча берничә киңәш:
Кешеләргә мөһим булмаган эшләр буенча, кызык өчен, буш сүзләр сөйләшергә шалтыратмагыз.
Ял итү вакытларында: иртәнге намаз алдыннан, төнлә, өйләдән соң ук мөселманнарга шалтыратып борчымау хәерле.
Телефоннан гомумән озак сөйләшмәгез, чөнки сез сөйләшүчегезнең халәтен күрмисез: бәлки ул каядыр ашыга, яки мөһим эш буенча кемгәдер шалтыратырга телидер.
Иң соңгысы һәм иң мөһиме: намаз вакыты җитәр алдыннан кәрәзле телефоныгызны сүндерергә онытмагыз!
Намаз вакытында шалтыраган телефон сезнең генә тугел, яныгыздагы кардәшегезнең дә игътибарын читкә юнәлтәчәк.
Ә бит намазда игътибарга Аллаһ кына лаеклы!