четверг, 27 сентября 2007 г.

“Ислам андый түгел!”

Голландиянең парламент әгъзасы Грит Вилдерс бу илдә Исламны дин буларак тыярга кирәк дигән фикер белән чыккан. Аның фикеренчә, Коръәни Кәрим “яһүдиләр һәм христианнарны үтерергә чакыра”, “хатын-кызларны кысырыклый”, “Ислам динен көч белән таратырга куша”, һәм шунлыктан Аны, Гитлер китабы кебек үк, тыярга кирәк.(ӘстәгъфируЛлаһ!)

Бу тулысы белән ялганга корылган фикер тагын бер кат исламофобларның (Исламнан куркучыларның ред. ) фикер сөреше дөрес булмавын раслый. Чөнки бүгенге көндә һәр теләге булган кеше Ислам дине турында тулы һәм дөрес мәгълүмат табып, бу фикернең ялган икәнлегенә төшенә ала.

Мондый төрдәге лозунгларның нәкъ менә Голландиядә яңгыравы да сәер түгел. Кайсыбер тар фикерле кешеләр тарафыннан “ирекле” дип аталган бу ил деградация дәрәҗәсе буенча Европада беренче урында бара. Биредә гомосексуаль бәйләнешләр, “җиңел” дип аталучы наркотиклар һәм проституция рәсми рәвештә рөхсәт ителгән.


Аларның Ислам динен күрә алмаулары аңлашыла да. Мөселманнар һәм гомумән әхлагы таза-сау булган һәр кеше бу илдәге күренешләргә кискен каршы чыга, ә Ислам дине катгый тыя. Ислам— чисталык, сафлык һәм хаклык дине, аңлы рәвештә аңа каршы күңелләрендә бозыклык тамыр җәйгәннәр генә чыга ала.


Күптән аңларга вакыт: Европаның дошманы Ислам түгел! Аларның бозык җәмгыяте үз-үзен эчтән ашап юкка чыгарачак. Коръәни Кәримдә бу турыда күп хәбәрләр бар. Европага табынучылар тагын бер кат шул хакта уйлансын иде. Islamnews материалларыннан

Комментариев нет: