вторник, 25 сентября 2007 г.

Уйланыгыз!

“Малларыгыз hәм балаларыгыз сезне Аллаhны искә алудан, намаздан hэм Коръән белән гамәл кылудан туктатмасын. Әгәр берәү малына вә балаларына алданып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә газабта булып хәсрәтләнүчеләрдер...»
Мунафикун сүрәсе, 9ынчы аять


Әгәр сез:
  • Матур hәм кыйммәтле машыйналарда йөрергэ яратасыз икән, исегездән чыгармагыз: иртәме-соңмы сез дә мәетләрне зыяратка илтүче автомобиль пассажиры булачаксыз.“Кайда гына булсагыз да, сезгә үлем ирешер …» Ниса сүрәсе , 78енче аять.
  • Башкаларның кияргә киемнәре дә булмаганда, модалы hәм зәвыклы кием җыясыз икән: иртәме-соңмы ул киемнәрегезне мәетләрне төрә торган кәфен алыштырачак.
    «
    Аллаh үлемне hәм тереклекне бар кылды, сезне сынап, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен...» Мүлк сүрәсе,2нче аять.
  • Иманыгызны кайгыртмыйча, дан-шөhрәт hәм кешеләрнең мактауларын өмет итеп яшисез икән, сезне кабердә көтэчэк ялгызлык турында уйланыгыз.«Дөньяда синнэн элек тә hичкемне мәңге калучы кылмадык, син үлеп тә имансызлар әллә мәңге яшәрләрме?..» Әнбия, 34енче аять.
  • Бар вакытыгызны hәм малыгызны зур-зур коттеджлар салуга исраф итәсез икән, исегездән чыгармагыз: иртәме-соңмы өч аршын җирлек каберегез—сезнен йортыгыз булыр.«Барча кеше үлем ачысын татыячак. Без сезне сырхау, ачлык кебек яманлык, вә сәламәтлек, байлык кебек яхшылык илә сыныйбыз...соңрак хөкем ителергә Безгә кайтырсыз.» Әнбия, 35енче аять.
  • Бар вакытыгызны телевизордан сериаллар, күңел ачу тапшырулары карап, мәгънәсез җырлар тыңлап, кирәкмәгән журналар актарып уздырасыз икән, исегездән чыгармагыз: Үлгәннән соң Аллаhны искә алмыйча узган секундлардан да үкенечлерәк мизгелләрегез булмас. «Ий, мөэминнәр, Аллаhудан чын курку белән куркыгыз, Анын хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз hэм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!..” Гыймран сүрәсе, 102нче аять.

Комментариев нет: